news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Идея-1000” программасы җиңүчеләре бүген игълан ителәчәк
Бүген “Пирамида”да “ТР өчен иң яхшы илле инновацияле идея” конкурсының быелгы җиңүчеләре бүләкләнәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Инвестиция-венчур фонды, Фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды һәм “Идея” технопаркы арасында төзелгән килешү нигезендә, Татарстанда “Идея-1000” дигән инновацияле проектлар программасы гамәлгә ашырыла. “ТР өчен иң яхшы илле инновацияле идея” конкурсы барышында шушы программа буенча финансланачак проектлар да сайлап алына. Аларны финанслауда Инвестиция-венчур фонды белән Фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды тигез өлешләрдә катнаша. Бер проектны еллап реализацияләү этапларына 400 мең сумнан 4 млн. сумга кадәр финанслар юнәлдерелә. “Идея-1000” программасының механизмнары, шул рәвешле, ел саен кызыклы инновация проектларын барларга ярдәм итә, кече предприятиеләр аша инновацияле предприятиеләр төзүгә юл ача.
Инвестиция-венчур фонды мәгълүматларына караганда, быел конкурска 128 заявка алынган. Декабрь башында әлеге инновацияле проектлар программасының Эксперт советы утырышында проект авторлары үз эшләрен презентацияләгән иде. “Идея-1000” программасы җиңүчеләре исеме бүген “Пирамида”да игълан ителәчәк. Биредә “ТР өчен иң яхшы илле инновацияле идея” конкурсының быелгы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2