news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Җидепулат татарлары Сөмбеләне бәйрәм итәчәк
Көзен көн белән төн тигезләшеп, уңыш җыю тәмамлану уңаеннан үткәреләчәк бәйрәмгә бай программа әзерләнгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Җидепулат татарлары киләсе якшәмбедә Сөмбелә бәйрәмен уздырачак. Бу хакта җирле милләттәшләрнең социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.
23 сентябрьдә Достоевский музее янында уңыш җыю тәмамлану уңаеннан үткәреләчәк бәйрәмдә катнашучыларга кызыклы программа вәгъдә ителә. Бәйрәм концерты, фотозонадан тыш, кунаклар өчен квест-уен әзерләнгән. Уенчылар анда төп бүләк-хәзинәне табарга тиеш була. Балалар шулай ук рәсемнәр бәйгесе, фотографияләр һәм көз темасына багышланган кул эшләре конкурсларында да катнаша алачак.
Җиңүчеләрнең барысына да истәлекле бүләкләр каралган, диелә хәбәрдә.
- Зодиак календаренда 23 августтан 23 сентябрьгә кадәр вакытны - алтынчы айны - Сөмбелә дип тә атаганнар. Гарәпләр йолдыз кебек янып торган кызгылт-сары һәм сап-сары төстәге лалә чәчәген дә һәм күпсанлы вак чәчәкләре башакка охшаулы тәлгәшкә берләшеп торучы үсемлекне дә (гиацинт) “сөнбел” дип йөртәләр.
Татарларда Юлиан календарена кадәр зодиак календарь кулланылган һәм сигезенче ай “Сөмбелә” дип йөртелгән.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Җидепулат татарлары (@7pulat_tatarlary)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot