news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиденче музыка мәктәбе укытучысы композиция фәнен укыту программасына кертүне сорады

Лилия Таһирова сүзләренчә, хәтта мәҗбүри укытыла торган музыка фәннәренә дә финанслау җитеп бетми.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Казанның җиденче балалар музыка мәктәбе укытучысы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган "Татарстан - яңа гасыр" дип исемлəнгəн Республика иҗтимагый хəрəкəтенең Югары киңәшмәсе утырышында композиция фәнен укытылмаганлыгын искәртте һәм уку программасына кертүне сорап, чыгыш ясады.

"Әгәр дә музыка мәктәбе композиция дигән өстәмә фәнне кертәсе килсә, ул фән факультатив кына була ала. Моның өчен акча кирәк. Әмма республика музыка мәктәпләрендә хәлләр башкачарак: хәтта мәҗбүри укытыла торган фәннәргә дә финанслау җитеп бетми", - диде ул.

"Элек композиция предметы консерваториядә укытыла иде. Әлеге фәнне укытырдай яшь педагогик кадрлар юк диярлек. Болай булгач, музыка уку йортларына керүчеләр бөтенләй кимергә мөмкин. Композитор әллә нинди "шедевр"лар иҗат итә ала, тик балалар белән эшләү - ул икенче әйбер", - диде Лилия Таһирова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100