news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иделне савыктыру программасы нәтиҗәсендә, пычрак матдәләр 30 процентка кимергә тиеш

Программага 4,2 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелә.

Иделне савыктыру программасы нәтиҗәсендә, пычрак матдәләр 30 процентка кимергә тиеш
архив/Султан Исхаков

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иделне савыктыру программасы нәтиҗәсендә, елгага ташлана торган пычрак матдәләр күләме 30 процентка кимер дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә интервьюда Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, ТР табигатьне саклау Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров әйтте.

“Иделне савыктыру” программасы – “Экология” илкүләм проектының бер өлеше. “Иделне савыктыру буенча безнең республика ил күләмендә пилот төбәк булды. Иң беренче булып республика программасын төзедек, тәкъдимнәрне Россиягә җибәрдек”, - диде Фаяз Шакиров.

Ул программага 4,2 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелүен әйтте. “Бу акчага 16 чистарту корылмасы ясау ниятләнә. Яшел Үзән, Минзәлә, Алабуга, Чаллы, Казанда предприятиеләре шушы исемлеккә керде”, - диде.

“Программа гамәлгә ашырылгач, Идел елгасына ташлана торган пычрак матдәләр күләме 30 процентка кимергә тиеш. Шундый бурыч тора. Предприятиеләр белән без шуны эшләргә тиеш. Гомумән алганда, бу программага 44 объектны җибәргән идек. Алар буенча да проект смета документациясе эшләнә”, - дип билгеләп узды Фаяз Шакиров.

Баш дәүләт инспекторы республикада барлыгы 36 мең сулык исәпләнүен әйтте. “Аеруча предприятиеләр якын булган сулыклар буенча үзебез мониторинг алып барабыз. Анализлар алып, суның чисталыгын тикшереп торабыз”, - дип белдерде.

Моның өчен республикага федераль бюджеттан 2018 елда 50 млн сум күләмендә акча җәлеп ителгән. Республикадан шушы проектларга 300 млн сум акча бирелгән. Муниципаль бюджетлардан сулыкларны чистарту өчен 274 млн сум күләмендә акча күчерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100