news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Иделне сәламәтләндерү” проекты буенча Казанда чистарту корылмалары төзеләчәк

Проект кысаларында Болгарда су әзерләү станциясе төзеләчәк һәм Татарстанның биш районында чистарту корылмалары төзекләндереләчәк.

“Иделне сәламәтләндерү” проекты буенча Казанда чистарту корылмалары төзеләчәк
архив, Рамиль Гали

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”, Әдилә Зыятдинова). “Идел елгасын сәламәтләндерү” федераль проекты кысаларында Казанда, Болгарда һәм Татарстанның биш районында чистарту корылмаларын яңартачаклар. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә “Татарстан Республикасында газификация, энергия саклау технологияләре һәм инженерия челтәрләрен үстерү фонды” генераль директоры урынбасары Евгений Волков сөйләде.

“Россиядә “Идел елгасын сәламәтләндерү” федераль проекты бар. Анда Татарстан да катнаша. Бүгенге көндә республиканың алты районында алты объектны модернизацияләү өчен 1 млрд 200 млн сум акча бүленгән”, - диде спикер.

Евгений Волков әйтүенчә, Әгерҗе (Кызыл Наратлык авылы) һәм Алексеевск (Алексеевск бистәсе) районнарында чистарту корылмалары төзеләчәк. Шулай ук Зәй районында чистарту корылмаларына капиталь ремонт ясалачак, Казанда яңгыр суы канализацияләре өчен чистарту корылмалары төзеләчәк. Алабугада һәм Тәтештә чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча зур масштаблы проект күздә тотыла.

Шулай ук генераль директор урынбасары әйтүенчә, Болгарда да төзелеш булачак. Анда су әзерләү станциясе төзеләчәк. Бу суны барлык таләпләргә дә туры китерү өчен эшләнә.

Барлык төзелеш һәм ремонт эшләрен агымдагы ел азагына төгәлләү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100