news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Иделкәем-Кариев варислары» фестиваленә гаризалар кабул итү вакыты иртәгә төгәлләнә

«Иделкәем-Кариев варислары» XIII төбәкара балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары, студияләре фестиваль-конкурсына гаризалар кабул ителү вакыты төгәлләнә.

«Фестиваль 1 сентябрьдән 4 ноябрьгә кадәр уза. Катнашу өчен гаризаларны 30 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасының Мәдәни ресурс үзәге сайтында калдырырга мөмкин», дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге..

Беренче тур 3-7 октябрь көннәрендә читтән торып үткәрелә. Ул катнашучыларның видеоязмаларын карау форматында уза.

1-4 ноябрь көннәрендә спектакльләр Кариев театры сәхнәсендә күрсәтелә. Җиңүчеләр дә биредә билгеләнәчәк.

Конкурста драма һәм курчак театры номинацияләре каралган.

  • Балалар театр коллективлары конкурсы 1990 елда «Алтын битлек» исеме астында уздырыла башлый. Соңрак, 2011 елда бәйгенең исеме «Иделкәем» дип үзгәртелә. Ә 2019 елдан әлеге фестиваль-конкурска «Иделкәем - Кариев варислары» исеме бирелә.
  • Конкурс-фестиваль быел Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында уза.
  • Бүгенге көндә Татарстанның мәдәният йортлары һәм гомүмбелем бирү мәктәпләрендә 300дән артык балалар театр һәм курчак театры студияләре, коллективлары бар. Аларда 10 меңнән артык бала шөгыльләнә.
  • «Иделкәем - Кариев варислары» фестивале республика балалар театр коллективларының дәрәжәсен арттыру, репертуарны һәм режиссерларның иҗади эзләнүләрен баету максатыннан үткәрелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100