news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Иделкәем & Кариев варислары» фестивале финалында унөч спектакль күрсәтеләчәк

«Иделкәем & Кариев варислары» фестивале финалында унөч спектакль күрсәтеләчәк
ТР Мәдәни ресурслар үзәге

Кариев театры сәхнәсендә ике көн дәвамында «Иделкәем & Кариев варислары» балалар-үсмерләр театр коллективлары һәм студияләренең регионара фестиваль-конкурсы финалына чыккан спектакльләр күрсәтелә.

«Спектакльләр «Драма театры» һәм «Курчак театры» номинацияләрендә 24 һәм 25 октябрьдә көн дәвамында күрсәтелә. 26 октябрьдә нәтиҗәлр ясала һәм җиңүчеләр билгеләнә», дип хәбәр итә ТР Мәдәни ресурслар үзәге.

«2022 елда фестивальнең оештыру комитеты «Драма театры» номинациясендә – 70, «Курчак театры» номинациясендә 14 гариза кабул иткән. Быел Мари Эл, Удмуртия һәм Чувашиядән катнашучылар да бар», диелгән хәбәрдә.

Конкурсның жюри рәисе – Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов. Жюрида Кариев театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева, театр артистлары Эльдар Гатауллин, Гөлназ Галимуллина, «Әкият» курчак театры артисты Лилия Нәҗипова, ТР Мәдәни ресурслар үзәгенең бүлек мөдире Нәфисә Сәгъбиева.

Фестиваль кысаларында Ренат Әюпов, Казан театр училищесы педагоглары Лилия һәм Илнар Низамиевлар, курчак театры артистлары Лилия Нәҗипова һәм Татьяна Сорокина, Камал театрының бүлек мөдире Илназ Хәйбуллиннан осталык дәресләре үткәрелә.

«Иделкәем & Кариев варислары» фестивале җиңүчеләрен бүләкләү алдыннан катнашучыларга Кариев театры «Камыр батыр» спектаклен күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100