news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Иделкәем" республика бәйгесенең зона туры Апаста узды

Мәртәбәле җюри барлык чыгышларны карап үз фикерен белдерде.

(Апас, 12 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз"). "Иделкәем" республика бәйгесенең зона туры Апаста узды, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

Зона турында Миләүшә Алиуллина җитәкчелегендәге Халык театры каршында һәм "Сәләт" балалар иҗат йортында эшләп килүче коллектив, Зур Күккүз авылында Галия Жәләлиева җитәкчелегендә оешкан курчак театры коллективы, Буа һәм Кайбыч районнарыннан килгән коллективлар чыгыш ясады. Мәртәбәле җюри барлык чыгышларны карап үз фикерен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot