Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иделия Марс мистика жанрында китап язган: Әсәрне эмоцияләр тудырыр өчен иҗат иттем
«Ишекнең аргы ягында» китабында кешелеккә әйтергә теләгән уй-фикерләрем, тормыш турында фәлсәфи уйларым да урын алды», - диде автор.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаровның кызы, җырчы, сценарист Иделия Марс мистика, триллер жанрында иҗат иткән «Ишекнең аргы ягында» («По ту сторону двери») китабын тәкъдим итте.
«Китап яза башлаганчы, сценарий язу, фильм төшерү тәҗрибәм бар иде. Мин «See My Voice» кыска метражлы фильмының авторы һәм режиссеры. Шуннан соң триллер, мистика жанрында тулы метражлы фильм өчен сценарий әзерли башладым. Хезмәткәрем яхшы тасвирлый алуымны аңлап, роман язып карарга киңәш итте. Китап дүрт ел эчендә өлгерде. Китапта булган хәл тасвирланмый», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Китап рус телендә нәшер ителгән, Иделия Марс китапны татар теленә дә тәрҗемә итәргә ниятли. «Миңа калса, татар авторлары арасында минем стильдә иҗат итүче юктыр. Җырлый башлаган вакыт искә төшә: мин яңа юнәлеш эзләдем, башкаларга охшамаска тырыштым. Китапны эмоцияләр тудырыр өчен яздым, чөнки үзем дә хисле кеше. Фильм караганда да, китап укыганда да кеше төрле эмоцияләр кичерә», - диде ул.
«Кыска метражлы фильмны караганнан соң бер танышым рәхмәт әйтеп шалтыратты. «Синең фильмыңны карап, әни белән дуслаштык. Без аның белән 15 ел буе сөйләшмәгән идек», - диде. Бу сүзләрдән соң бик тә канатландым. Кешеләргә нинди дә булса фикерне җиткерә аласың икән, китап язуның мәгънәсе дә шунда», - ди китап авторы.
Иделия Марс фэнтези, триллер жанрларын яратуын әйтте. «Серлелек, табышмак булган әсәрләр ошый. Гадәттә, халык әсәрдән автор белән бәйле, авторга кагылышлы урыннарны эзли башлый. Әсәремдә бер вакыйга үзем белән булган хәлдән алынды. Авылда бакчада булган хәлне тасвирладым. Әсәрдә вакыйга Орегон штатында бара», - диде ул.
Китап Казанда чыккан, электрон китапны барлык интернет кибетләрдән алырга мөмкин. «Берничә китапка автограф язып калдырам һәм тиздән социаль челтәрләрдәге аккаунтымда бәйгеләр оештырып, җиңүчегә китабымны бүләк итәчәкмен», - диде автор.
Аның әйтүенчә, китап триллер, мистика стилендә язылса да, анда кешелеккә мөрәҗәгать итеп язылган юллама бар. «Фильм төшергәндә яки китап язганда мин һәрчак «автордан» дигән өлешне кертәм. Юлламада кешелеккә әйтергә теләгән уй-фикерләрем, тормыш, турында фәлсәфи уйлар урын алды», - диде Иделия Марс.
Якыннарым китап чыгаруны гадәти күренеш буларак кабул итте, чөнки мин эксперимент ясарга яратам. «Кечкенә булганда ук мин принцессалар, эльфлар турында язарга ярата идем. Үземчә дәфтәрләрдән китап ясаганым истә. Әкиятләр уйлап чыгарып, әти-әниемә сөйли идем. Җырларны да үзем яздым. Аннан соң, мин Калифорния университеты каршындагы UCLA extension дәүләт учреждениесендә сценарийлар язу сәнгатен үзләштердем», - диде автор.
- Китапның тасвирламасы: «Лили - тыйнак һәм юаш кыз. Ул авариягә эләгеп исән кала, шуннан соң аны параноидаль уйлар эзәрлекли башлый. Лили уенча, аны кемдер үтерергә тели. Аның коточкыч уйлары чынбарлыкка әйләнә: үзе яшәгән йорт янындагы ташландык йортта ул төшендә күргән серле ишекнең барлыгын ачыклый. Лили сорауларга җавап табар гипноз сеансларына йөри. Аның белән авариягә кадәр булган вакыйгаларны исенә төшереп, ул көтмәгәндә коточкыч хакыйкатьне белә».
- Иделия Марс - прозаик, сценарист. Казан шәһәрендә туган. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе кызы Марс Макаровның кызы, җырчы. Калифорния институты каршында сценарийлар язу сәнгатен белгечлегенә UCLA extension дәүләт учреждениесендә укыган. Халыкара кинофестивальләрдә, шул исәптән 2019 елда Мөселман киносы халыкара фестивалендә номинацияләнгән «See My Voice» кыска метражлы фильмы авторы һәм режиссеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз