news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иделия Марс: Әти төшкә еш кермәсә дә, аны һәрчак искә алам

«Әтием бик тә йомшак күңелле, сентименталь кеше иде. Чын иҗат кешесе булды», - диде Марс Макаровның кызы.

Иделия Марс: Әти төшкә еш кермәсә дә, аны һәрчак искә алам
Солтан Исхаков

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы кызы Марс Макаровның кызы, җырчы, сценарист Иделия Марс әтисен һәрчак искә алуы турында сөйләде.

«Әтием бик тә йомшак күңелле, сентименталь кеше иде. Чын иҗат кешесе булды. Иҗатка мәхәббәт әтидән килгән дип уйлыйм. Мин кечкенә булганда үзем иҗат иткән хикәяләрне, әкиятләрне яратып тыңлый иде. Миңа һәрчак: «Син табигатьтән актриса булып тугансың», - дип әйтә иде. Әтинең хыялын тормышка ашырдым кебек: «See My Voice» дигән кыска метражлы фильм төшердем», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, ул «See My Voice» кыска метражлы фильмын әтисенә багышлап төшергән. «Якын кешесен югалткан башка кешеләр кебек үк, минем дә «әти белән сөйләшеп алсам иде», - дигән чаклар була. Фильмда да мин әтине ничек бар, шулай тасвирладым. Анда кыз белән әти арасындагы мөнәсәбәтләр күрсәтелә», - диде ул.

«Иҗат өлкәсендәге кеше буларак, әти сәхнәдә дә, тормышта да шундый ук иде. «Туганнарыбыз өчен дә әтием талантлы, йомшак күңелле кеше булды», - диде Иделия Марс.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100