news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Иделем акчарлагы”н милләтне, телне саклауның бер ысулы дип кабул итәм – Марат Закир

Марат Закир “Иделем акчарлагы” бәйгесенә килгән әсәрләрне җитди, көчле дип атады.

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Язучы, прозаик, журналист Марат Закир “Татар-информ” хәбәрчесенә “Иделем акчарлагы” бәйгесенең яшь язучыларын әдәбият өлкәсендә күрүен әйтте.

“Иделем акчарлагы” 17 тапкыр узды. 2000 елларда бөтен Россиядән бик күп яшь милләттәшләребез килә иде. Әле мин Владимир өлкәсенең Гусь-Хрустальный шәһәреннән бер кыз килүен хәтерлим. Мәскәү ягыннан да җиңүләр яулап китәләр иде. Бер елны бөтен бүләкне Башкортстаннан килгән язучыларыбыз алып китте. Ул вакытта шулкадәр талантлы команда килгән иде. Алар арасында - Динә Булатова, Айдар Зәкиевләр. Төмән, Барда, Казахстаннан да катнашучылар булды. Быел чит төбәктән бары бер кыз катнаша. Ул да безнең телебез бетеп баруын күрсәтә. Язучының коралы – тел. Тел беткән очракта безнең беркемгә дә кирәгебез калмый. Мин “Иделем акчарлагы”н милләтне, телне саклауның бер чарасы дип тә кабул итәм. Аны бәйге дип тә әйтәсе килми. “Иделем Акчарлагы” өчен махсус сүз дә уйлап табарга кирәк. Аны икенче елга яшь язучылар эшләсен иде”, - диде язучы.

“Иделем акчарлагы” катнашучылары кимеп барса да, Марат Закир яшьләрдә өметен югалтмый.

“Миндә өмет чаткылары бар. Өмет беркайчан да үлми. Өметсез шайтан гына. Мин аны яшь язучыларның үзләренә дә әйттем. Без һәрберебез дә өметләнеп яшәргә, милләтебезне сакларга тиешбез”, - диде ул.

Марат Закир быелгы әсәрләрне җитди, көчле дип атады. Бигрәк тә ул “Проза” номинациясендә җиңү яулаган Алинә Галиеваның “Киләчәккә атап” дигән әсәрен ошаткан. Язучы бу әсәрне “Казан утлары” редакциясенә тәкъдим итүе һәм Алинәне әдәбият юлында күрүе турында әйтте.

“Алинә узган ел да, шигырьдән кала, һәр номинациядә урыннар алган, “Проза”да җиңү яулаган иде. Быел да ул уңышларын кабатлады. Без Әлфәт Закирҗанов белән “Әллә Гран-при бирик микән соң?” дип тә уйлап куйган идек. Аннан соң икенче елга да килсен әле дип уйладым. Безгә шушы үсешне күрүе дә үзенә бер күрә кызык. Алинәгә Аллага шөкер, Афәрин дип әйтик. Аның әсәрләрен җитди язучыларга күрсәттем. Киләчәктә мин аны әдәбият юлында күрәм”, - дип сөйләде Марат Закир.

Исегезгә төшерәбез: кичә “Иделем Акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләделәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100