news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Иделем акчарлагы" конкурсына иҗади эшләр кабул итү тәмамлана

Конкурсның йомгаклау өлеше ноябрь аена билгеләнгән.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан уздырылган XVIII “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенә эшләр кабул итү тәмамлана. Өч этаптан торган конкурсның сайлап алу өлеше 1 октябрьдә башланачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. 
 
Яшь язучылар проза, поэзия, драматургия, балалар әдәбияты һәм детектив жанрларында язылган әсәрләрен җибәрә ала. Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнашырга хокуклы. Аларның яше 14тән алып 30га кадәр булырга мөмкин.
 
Бәйгенең максаты - талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру. 
 
Бәйге 3 этаптан гыйбарәт. I этап – әдәби әсәрләрне кабул итү (2018 елның 30 сентябренә кадәр). II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү (2018 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр). III этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен өч көнлек иҗат мәктәбе оештыру (2018 елның ноябре).
 
  • "Идел"  яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр "Иделем акчарлагы" бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырыла 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100