Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Иделем акчарлагы” конкурсы җиңүчеләре тәгаенләнә
Конкурс 2000 елдан бирле үткәрелә
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Яшь буын арасыннан талантлы шагыйрьләр, прозаиклар, драматургларны барлау һәм аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан, 2000 елдан башлап Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге дәүләт бюджет оешмасы каләм тибрәтүче татар яшьләре арасында республикакүләм “Иделем акчарлагы” конкурсы оештыра.
Иҗади бәйгедә татар телендә язучы 14-30 яшьлекләр катнаша ала. Быелгы конкурска йөзгә якын кеше үзенең иҗат җимешләрен җибәргән: алар шигърият, проза, драма, балалар әдәбияты, детектив номинацияләрендә көч сынаша.
“Иделем акчарлагы” бәйгесе ел саен өч этапта уза. Беренче этабында катнашучылар барлана, конкурска дигән эшләр кабул ителә. Икенче этапта жюри әгъзалары шул эшләрнең иң яхшыларын сайлап ала. Өченче - йомгаклау туры – яшь язучылар өчен үзенчәлекле иҗади мәктәп, ул үз эченә төрле мастер-классларны, түгәрәк өстәлләрне, иҗат әһелләре белән очрашуны күздә тота. Соңгы этап иртәгә башлана, ә бүләкләү тантанасы 14 ноябрь көнне көндезге 15.30 да ТР Язучылар берлегендә уздырылыр дип көтелә.
Жюрига исә Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Марат Закир, Илсөяр Иксанова, Әлфәт Закирҗанов кебек танылган язучылар, шагыйрьләр һәм публицистлар, әдәби тәнкыйтьче кергән.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы әсәрләр “Иделем акчарлагы” әдәби җыентыгында урын алачак, дип хәбәр итә оештыручылар “Татар-информ” МАна.
Өстәмә мәгълүматны (843) 231-81-54 телефоны аша алырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз