news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Иделем акчарлагы" әдәби бәйгесе җиңүчеләре билгеле - исемлек

Быел бәйгедә Гран-при иясе табылмады.

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Максим Горький музеенда XVII “Иделем Акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды.

Беренче булып, “Драма” номинациясен бүләкләделәр. Кызганыч, быел драма жанрында язучылар аз булган һәм араларыннан беренче урынга лаек булучы да табылмаган. Җиңүчеләрне тәбрикләү өчен, сүз шагыйрә, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксановага бирелде.

“Бүгенге көндә драма язарга алыну гына да котлауга, мактауга лаек. Бу – авыр жанр. Монда һәрбер образ үз урынында булырга һәм аларның үз вазыйфасы булырга тиеш. Алга таба сезгә уңышлар телим”, - диде шагыйрә.

“Балалар әдәбияты” номинациясе җиңүчеләрен язучы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Лерон котлады.

“Беренче урынны алган кешеләргә бу бәйге тагын да зуррак үрләргә этәргеч булсын иде, ә II, III һәм кызыксындыру бүләге алган язучылар үзенең булганлыгын исбатларга, күбрәк язарга, үзеңне күрсәтергә һәм иҗади яктан үсәргә этәргеч булсын иде”, - дип сөйләде Ләбиб Лерон.

“Драма” һәм “Балалар әдәбияты” номинацияләрендә катнашучылар саны аз булса да, “Проза”га язучылар шактый күп булган. “Проза” әсәрләрендәге җиңүчеләрне язучы, прозаик, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Закир бүләкләде. Ул быелгы эшләр арасында көчле әсәрләрнең берсен “Казан утлары” журналында бастырып булуы турында әйтте.

“Сез инде бер-берегез белән дуслаштыгыз, электрон почталарыгызны алыштыгыз. Сез хәзер үзегез дә бер-берегезгә тәнкыйть яудыра аласыз. Өлкән кешедән тәнкыйтьне кабул итәсе авыр була, әмма сез яшьтиләр, дуслар бит. Сезнең “Иделем Акчарлагы”нда тапкан дуслыгыгыз гомер буе барачак”, - диде прозаик.

Иң дулкынландыргыч, иң көтеп алынган номинацияләрнең берсе – “Шигърият”. Тәбрикләү өчен сүз – шагыйрь, прозаик, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Газинур Моратка бирелде.

“Бүгенге көндә без олыгаеп баручы язучылар. Безнең өметләр сездә. Ышаныч сезнең кебек милли җанлы, үзенең татар икәнен тоеп, шуның белән горурланып яшәүче яшьләребездә”, - диде Газинур Морат.

“Иделем Акчарлагы” - иҗади мәктәп. Без монда төрле шәхесләр белән очрашабыз, аларның киңәшләрен тыңлыйбыз, тәнкыйть сүзләрен ишетәбез һәм шул рәвешле иҗатыбызга икенче күзлек белән карарга өйрәнәбез, үсәбез, ел дәвамында язарлык көч туплыйбыз. Минемчә, “Иделем Акчарлагы” эшләгән эш яшьләрнең үсешенә шартлар тудыра һәм аларны дөньяга танылдырыр өчен күп көч куя”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә “Иделем Акчарлагы” бәйгесенең катнашучысы, “Проза” номинациясендә җиңүче Алинә Галиева.

“Иделем Акчарлагы” яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре:

Драма
II урын - Диана Камалетдинова (Аксубай районы)
Кызыксындыру бүләге - Лиана Хәйруллина (Ютазы р-ны)
Кызыксындыру бүләге - Алинә Галиева (Актаныш р-ны)

Балалар әдәбияты
I - Лилия Нуриева (Казан шәһәре)
II - Алинә Рәхимова (Норлат р-ны)
III - Алинә Галиева (Актаныш р-ны)

Проза

I - Алинә Галиева (Актаныш р-ны)
II - Гөлүсә Шиһапова (Чүпрәле р-ны)
III - Гөлфинә Шакирова (Тукай р-ны)
КБ - Сөмбел Валиева (Саба р-ны)
КБ - Лилия Галиуллина (Самара өлкәсе)

Поэзия
I - Ләйлә Хәбибуллина (Буа р-ны)
II - Рәфидә Вахитова (Казан)
III - Гөлзилә Фәхретдинова (Балтач р-ны)
КБ - Гүзәл Закирова (Балтач р-ны)
КБ - Ландыш Салихова (Кукмара р-ны)
КБ - Әминә Гафурова (Балтач р-ны)
КБ - Алсу Нургатина (Төркия)

XVII “Иделем Акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенең оештыручылары: Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Дәүләт оешмасы “Идел” яшьләр үзәге.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100