news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Иделем акчарлагы” бәйгесенең йомгаклау туры башлана

“Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау туры 20-26 ноябрь көннәрендә дәвам итәчәк.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасында “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау туры ачылышы узачак. Бәйгедә татар телендә язучы, 14-30 яшькә кадәр кешеләр катнаша ала. Быел бәйгегә йөзгә якын кеше үз эшен җибәргән.

2000 елдан башлап Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Дәүләт оешмасы «Идел» яшьләр үзәге яшь татар язучылары өчен республикакүләм бәйге оештыра.

Әлеге чараның максатлары: яшь буын арасыннан талантлы шагыйрьләр, прозаиклар, драматургларны барлау һәм аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру.

«Иделем акчарлагы» бәйгесе ел саен өч этапта уза. Беренче этап: материаллар туплау. Бәйгедә катнашырга теләүче һәр кеше татар телендә язылган әсәрләрен җибәрә. Икенче этап – жюри эшчәнлеге. Алар җибәрелгән әсәрләр арасыннан өченче этапка үтәргә лаеклыларын сайлап ала. Өченче - йомгаклау туры – яшь язучылар өчен үзенчәлекле иҗади мәктәп оештыру. Ул үз эченә төрле мастер-классларны, түгәрәк өстәлләрне, чараларны, иҗат әһелләре белән очрашуны күздә тота. Жюри әгъзалары – танылган язучылар, Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәрләре - Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Марат Закиров, Илсөяр Иксанова, Әлфәт Закирҗанов.

Бәйгедә шигърият, проза, драма, балалар әдәбияты, детектив жанрларына язылган әсәрләр катнаша ала. Нәтиҗәләре буенча, иң яхшы әсәрләр “Иделем акчарлагы” әдәби җыентыгында урын алачак. Җиңүчеләрне 24 ноябрь көнне М.Горький музеенда бүләкләячәкләр.

“Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесе 20-26 ноябрь көннәрендә дәвам итәчәк. Бу көннәрдә яшь язучылар шагыйрь, язучы, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов, шагыйрь Марсель Галиев, шагыйрь Рифат Сәлах, драматург Әхәт Гаффар, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, язучы Мәдинә Маликова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Гөлназ Нәүмәтова, язучы Халисә Ширмән, «Юлбасма» нәшрияте җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова белән очрашачаклар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100