news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Иделем акчарлагы – 2017” бәйгесендә ике дистә яшь иҗатчы катнаша

Бәйгедә катнашучылар арасында “Татар-информ” белән хезмәттәшлек иткән журналист та бар.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). XVII “Иделем Акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә быел ике дистәгә якын яшь иҗатчы катнаша. Шул исәптән “Татар-информ” хәбәрчесе, КФУның журналистика факультеты студенты Рәфидә Галимҗанова да бәйгедә катнаша.

Искәртеп үтик, бәйге 20 ноябрь көнне башлана. Аны Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының “Идел” яшьләр үзәге уздыра.

Катнашучылар Самара өлкәсеннән, Татарстанның Буа, Арча, Саба, Норлат, Яшел Үзән, Балтач, Ютазы, Кукмара, Актаныш районнарыннан.

Катнашучыларның күбесе үзара таныш. Кайберләре “Үз юлым” бәйгесендә катнашкан, күбесе “Алтын каләм” аша бер-берсен белә.

Бәйгенең ачылышы Язучылар берлегендә булды. Берлек рәисе, драматург Данил Салихов катнашучыларны сәламләде: “Мине иң сөендергәне – менә шушы йортны яшь кешеләрнең ачып керүе. Милләтнең яшәеше – сезнең кебек яшьләр кулында. Әдәбиятыбызга шундый яшьләр килә икән, димәк, әдәбият үсеше дәвам итә. Быелгы ел авыр – телебезгә, гореф-гадәтләргә йозак салырга тырышулары берегездә дә тыныч тәэсир калдырмагандыр. Әдәбиятка тартылучылар булса, без әле яшибез дигән сүз. Без дөньяга туганбыз икән, үзебездә эз калдырырга тиешбез: гаилә, балалар үстерү, җәмгыятькә яңа буын үстерү булса, икенчесе – милләтне алга сөрүче әдәбият”.

Аның сүзләрен бәйгенең жюри әгъзалары дәвам итте. “Мирас” журналының җаваплы сәркатибе, журналист Марат Закир бәйгенең тарихы турында сөйләде. “Ана телен үзебез кайгыртмасак, безне бер кем дә кайгыртмаячак,” – диде ул. Бәйгенең төп миссиясен – аралашу дип билгеләде.

Икенче жюри рәисе – шагыйрь Газинур Морат: “Сез үзгәреп торсагыз да, 17 ел буе без генә үзгәрмәгәнбез. Безнең бу эштән аерыласы килми. Артыңа борылып карагач, бушлык булса, ул иң куркыныч вазгыять саналыр иде. Әдәбиятта исемнәрен ишеттергән, төрле жанрларда иҗат итүче, китаплар чыгарган, премияләр алган яшьләр монда үсеп чыкты. Бу бәйге бәрәкәте күбрәк булды шикелле. Шулай итеп яшьләргә канат куйган дип ышанабыз”, - диде ул.

“Безнең мирас” журналының баш мөхәрирре, шагыйрь, фельетончы Ләбиб Лерон катнашучыларның игътибарын бәйгенең баннерына юнәлтте. Анда лавр (дәфнә) яфрагын юкка гына куймаганнарын әйтте.

Борынгы Грециядә җиңүчеләргә дәфнә веноклар киертелгәнен белеп торырга кушты. “Шәкертләр иҗатта остазларны узып китәргә тиеш. Прозаик, шагыйрь кеше бөтен әйберне күреп алырга, Тукай һәйкәлендәге номерын телефон номеры дип түгел, ә туу һәм үлем датасы икәнен белергә тиеш”, - диде ул.

Галим, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов сүзен “акыл сатарга” җыенмыйм дип башлады. Бәйгедә катнашучыларның әсәрләрен укып чыккач, кайберләренә мөнәсәбәте үзгәргәнен әйтте: “Сезнең битараф булмавыгыз мине сөендерде. Сез барыгыз да әдәп-әхлак турында язгансыз. Әдәбиятнең асылы да шул”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100