news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Иделем акчарлагы-2009» конкурсын оештыручылар әдәби даирә кысыла баруын борчыла

Татар телле яшь каләм ияләре арасында үткәрелә торган әлеге иҗади конкурс барышы белән аны оештырып үткәрүчеләрдән Г.Морат, Л.Лерон, Л.Төхфәтуллина таныштырды

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татар телле яшь каләм ияләре арасында иң популяр саналган «Иделем акчарлагы –2009» IX Республика конкурсына 180нән артык 14-30 яшькәчә егет һәм кыз катнашкан, бу исә элеккеге еллардан бермә-бер күбрәк. Беренче тур нәтиҗәләре буенча шулардан 50 автор сайлап алынган һәм аларга соңгы өченче турда иҗади мәктәптә катнашу хокукы бирелгән. Иҗади мәктәп быел 3-6 ноябрьдә «Чишмәкәй» лагеренда үтәчәк, анда яшьләр күренекле әдипләр белән очрашачак, мастер-класслар һ.б. мавыктыргыч чараларда катнашачак.

Бүген Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында «Иделем акчарлагы-2009» IX Республика конкурсына багышланган матбугат конференциясендә конкурсны оештыру комитетының башкаручы директоры Ләйсән Төхфәтуллина әнә шулай дип игълан итте. Иҗади конкурс нәтиҗәләре буенча фикерләре белән уртаклашу өчен, конкурсны үткәрүгә мөнәсәбәте булган вәкаләтле затлардан жюри рәисе - шагыйрь, публицист Газинур Морат, жюри әгъзасы - язучы, драматург Ләбиб Лерон та килгән иде. 

Г.Морат фикеренчә, бу конкурсның дәрәҗәсе артканнан-арта бара. Л.Лерон да шуны куәтләп, яшьләр өчен иҗади конкурслар булып тора, әмма «Иделем акчарлагы» - арада иң мәртәбәлесе, ди. Алар икесе дә, Гран-при алырлык авторлар, шөкер, бар, дисәләр дә, әлегә серне ачарга ашыкмады һәм бу аңлашыла да. «Иң борчу салганы шул: географик яктан әдәби даирә кысылганнан-кысыла бара. Элеккеге елларда Башкортстан яшьләре актив булды, алдагы урыннарны күп яулады, илнең башка төбәкләреннән дә катнаша иделәр, ни үкенеч, шундый чикләнгәнлекне сиздек, - дип проблемалы мәсьәләне кузгатты Г.Морат. – Элек татар әдәбиятын читтән килеп баетучылар күп булган, ә киләчәктә моңа өмет итеп буламы? Кем белә, бәлки конкурс хакында ишетми генә калганнардыр... Ничек кенә булмасын, «Иделем акчарлагы» тагын да югарырак канат кагар дигән өметне сүндермик», - диде төшенкелеккә бирелергә иртәрәк булуына ишарәләп.

«Элек язучыларның шактые Актаныш төбәгеннән чыккан, хәзер менә Әлмәт калкыды, тынып торган Арча да үзен күрсәтә башлады», - дип, Л.Лерон «Иделем акчарлагы»нда канат чыгарганнардан бүген танылу алган Илгиз Зәйнине (аңа нибары 23 яшь, әсәрләре популяр) драматургия феномены буларак телгә алды, аннан алда үзен күрсәткән Рәдиф Сәгъдине («Сынган беләзеге» генә дә ни тора!)  билгеләп үтте. Г.Морат, төбәкләрдә яшь талантларны тәрбияләү өчен, шагыйрьләрнең мәктәпләргә барып укытуы тәҗрибәсен кайтарырга кирәк, дип саный.

Г.Морат фикеренчә, 28е көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театрының кече залында үткәрелгән «Яңа дулкын» исемле шигъри кичәдә катнашкан 19-20 яшьлекләр - Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рүзәл Әхмәдиев, Айгөл Закирова, Булат Ибраһимов, Эльвира Һадиева, Резеда Гобәева, Лилия Гыйбадуллина бик талантлы. «Алар да «Иделем акчарлагы»нда канат каккан, карап, эшебез бушка китмәгән икән дип, зур горурлык хисе кичердем. Кичәләрне күп күргән бар анысы, әмма мондый шигърият кичәсен беренче күрүем: күзләрдән яшь китерерлек хәлләр булды анда, бигрәк тә милли рух көчлелеге сокландыра, милләт кайгысын үзенеке итүчеләр анда. Әсәрләрен яттан сөйлиләр, «Альтернатив театр» дигән исемдә берләшеп, тамаша рәвешендә әзерләгәннәр, музыка уен коралларын да кушып җибәргәннәр», - дип, шагыйрь тел шартлатып сөйләде. Г.Морат басым ясап әйткәнчә, ул яшьләрнең стиле беркемгә дә охшамаган, үзенчәлекле, ритмикасы, шигырь сөйләү рәвеше башка, гомумән, шигъриятебез өчен ул балалар уникаль. Шигъриятебезнең абруе артты кебек тоелды, менә шундый яшьләр кирәк безгә, дип белдерде ул.

Бүгенге конкурсантлар исә күбрәк мәхәббәт турында яза, Г.Тукайга, М.Җәлилгә багышланган шигырьләр бар, кайчак тапталганнары, хәтта такмак кебекләре дә очрый. Иҗатларында бүгенге көн чагыла, прозада фантастик әсәрләр дә юк түгел. Арада повесть кебек күләмле әсәр язучылар да бар икән. Һәрхәлдә, жюридагылар шуны раслый.

Быелгы конкурсның йомгаклау турында яшьләр өчен Фәнис Яруллин, Нәҗибә Сафина, Илгиз Зәйниев, Йолдыз Миңнуллина шигърият буенча мастер-класслар күрсәтәчәк. Язучылар һәм әдәби тәнкыйтьчеләрдән Рабит Батулла, Мәгъсүм Гәрәй, Луиза Янсуар, Әлфәт Закирҗанов, Борис Вайнер һ.б. белән очрашулар булачак. Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» тамаша кылачаклар, алар өчен психологик тренинглар, «Хәзерге заман татар әдәбияты: проблемалар һәм перспективалар» темасына ток-шоу, Казан буйлап экскурсия үткәреләчәк. Иң мөһиме, «Үлгәнәрнең каберен бел...» акциясе барышында егетләр һәм кызлар Татар бистәсе зиратына барып, язучыларның һәм шагыйрьләрнең каберләрен чүп-чардан арындырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100