news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Иделем акчарлагы-2009» конкурсы буенча матбугат конференциясе булачак

Татар телле яшь каләм ияләре арасында үткәрелә торган әлеге иҗади конкурс нәтиҗәләре белән таныштыру өчен, конкурсны үткәрүгә мөнәсәбәте булган вәкаләтле затлар киләчәк

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә сәгать 10да Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында «Иделем акчарлагы-2009» IX Республика конкурсына багышланганган матбугат конференциясе булачак.

Журналистларны татар телле яшь каләм ияләре арасында үткәрелә торган әлеге иҗади конкурс нәтиҗәләре белән таныштыру өчен, конкурсны үткәрүгә мөнәсәбәте булган вәкаләтле затлар киләчәк. Аерым алганда, конкурсның жюри рәисе – шагыйрь, публицист Газинур Морат, жюри әгъзасы – язучы, драматург Ләбиб Лерон һәм конкурсны оештыру комитетының башкаручы директоры Ләйсән Төхфәтуллина килүе көтелә, дип хәбәр итә әлеге агентлыкның матбугат хезмәтләре белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча бүлеге.

Конкурсны оештыручылардан алынган мәгълүмат буенча, «Иделем акчарлагы-2009» конкурсында җиңү яулаган яшь язучыларны республика башкаласы Казанда ноябрьнең беренче атнасында бүләкләячәкләр.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100