Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең иҗади мәктәбе башлана
Бүгеннән «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең иҗади мәктәбе старт ала. Иҗади мәктәп бәйгенең III йомгаклау этабы булачак. Бу хакта «Идел» яшьләр үзәге хәбәр итте.
I этапта яшь язучыларның эшләре кабул ителде. Әсәрләрнең барысы да тикшерелде, II этап нәтиҗәләре буенча финалга узучылар исемлеге билгеләнде, диелә хәбәрдә.

Бәйге нәтиҗәләрен, номинацияләрдә җиңүчеләрнең исемнәрен һәм Гран-при иясен 22 ноябрь көнне узачак ябылу тантанасында игълан итәчәкләр.

Иҗади мәктәптә катнашучыларны файдалы очрашулар һәм онытылмаслык мизгелләр көтә.
Фото: «Идел» яшьләр үзәге
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз