Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә гаризаларны 30 сентябрьгә кадәр тапшырырга була
XXVI «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә гаризаларны 30 сентябрьгә кадәр тапшырырга була. Бу хакта ТР Язучлар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Бәйгене «Идел» яшьләр үзәге беренче тапкыр 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен үткәрә башлый. Хәзер ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә. Аны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештыра.
Проектның максаты – сәләтле яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру, яшь язучыларның иҗат мөмкинлекләрен арттыру, иҗади яктан үсәргә шартлар булдыру, иҗади һәм профессиональ бәйләнешләрне ныгыту, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең игътибарын татар әдәбиятына юнәлтү һәм иҗатка кызыксыну уяту.
Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Бәйге 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр һәм 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар авторлар арасында үткәрелә.
Конкурс поэзия, проза һәм драма номинацияләрендә үткәрелә. 2026 ел – Идел елгасы елына багышлап язылган поэзия, проза яки драма номинацияләрендә иң яхшы әсәр авторына бер махсус бүләк тапшырылачак.
Бәйгегә эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
• Поэзия
• Проза
• Драма
«Үз иҗатыгызны күрсәтергә, яңа мөмкинлекләр ачарга һәм сәләтегезне танытырга ашыгыгыз!» – диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз