Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Иделем акчарлагы» бәйгесенә иҗади эшләрне 6 октябрьгә кадәр тапшырырга була
«Иделем акчарлагы» Яшь язучылар бәйгесенә иҗади эшләрне кабул итү бара. Эшләрне 6 октябрьгә кадәр тапшырырга була. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
Быел бәйге 25нче тапкыр узачак. Бәйге ике яшь категориясендә үткәрелә: 14-18 яшь һәм 19-35 яшь. Бәйгенең номинацияләре: поэзия, проза, драма. Гран-при иясенә 10 мең сум күләмендә премия тапшырылачак.
«Иделем акчарлагы» бәйгесе – ул әсәрләреңнең җыентыкта басылуы, танылган язучылар белән иҗади остаханәләр, каләмдәшләрең белән иҗади мәктәптә яшәү, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, әңгәмәләр, онытылмас хис-кичерешләр, истәлекле бүләкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз