Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Иделем акчарлагы» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Быел «Иделем акчарлагы» бәйгесе 25нче тапкыр була. «Без эшләрне кабул итүне гадәттәгедән иртәрәк башларга булдык», – дип хәбәр итә «Идел» яшьләр үзәге.
Бәйге ике яшь категориясендә үткәрелә: 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр һәм 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәр. Бәйгенең нигезләмәсе «Иделем акчарлагы» төркемендә урнаштырылган.
Түбәндәге номинацияләрдә эшләр кабул ителә: поэзия, проза, драма. «Ватанны Саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, әлеге темаларга багышлап язылган поэзия, проза яки драма номинацияләрендә иң яхшы әсәр авторына бер махсус бүләк тапшырылачак.«Проза» номинациясенә күләме 20 мең, «Драма» номинациясенә 35 мең тамгадан артмаган әсәрләр кабул ителә», – диелә хәбәрдә.
Гаризалар һәм әдәби әсәрләрне idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресына 2025 елның 30 сентябренә кадәр юлларга мөмкин.
«Иделем акчарлагы» ул – әсәрләрнең җыентыкта басылуы, танылган язучылар белән иҗади остаханәләр, каләмдәшләр белән иҗади мәктәптә катнашу, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, әңгәмәләр, онытылмас хис-кичерешләр, истәлекле бүләкләр», – дип хәбәр итә оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз