news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иделдә ир-ат белән бала батып үлгәннән соң прокуратура тикшерү башлады

Иделдә ир-ат белән бала батып үлгәннән соң прокуратура тикшерү башлады.

Исегезгә төшерик, кичә ике зур кеше белән өч бала Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсе янында Иделдә сапбордта йөзгән. Аларның коткару жилетлары булмаган. Бер мизгелдә сапборд өйләнеп капланган. 4 яшьлек малай һәм аны коткармакчы булган 34 яшьлек ир-ат батып үлгән.

Татарстан Республикасы прокуратурасында хәбәр итүләренчә, саксызлык аркасында үлемгә китерү факты нигезендә җинаять эше ачылган. Тикшерү процессы прокуратура контролендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot