news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иделдә баткан теплоход фаҗигасендә гаепләнүче сәяхәт оештыручыны изоляторда калдырдылар

Иделдә баткан теплоход фаҗигасендә гаепләнүче сәяхәт оештыручыны изоляторда калдырдылар
Елена Сәлахова

Казанның Мәскәү район суды «Аркадия» теплоходында сәяхәт оештырган эшмәкәр Владимир Казаковка чик кую чарасын сайлау процессын кичектерде. Теплоход узган ял көннәрендә Идел елгасының Аракчино янындагы урынында батты. Тикшерү Владимир Казаковны өй арестына җибәрергә ниятләгән булган.

Тикшерүнең Казаковны өй арестына җибәрү өчен бөтен җитәрлек дәлилләр туплап бетермәве ачыкланды. Шуңа бәйле рәвештә, прокуратура тоткарланучыны кулга алуны кичектереп, аны изоляторда калдыруны үтенде.

Казаков үзе судта гаебен тануын һәм изолятордан чыгаруларын сорады.

«Мин беренче тапкыр шундый хәлдә калдым. Мин яхшы ниятләр белән эш иттем, кем дә булса зыян күрсен дип түгел, әлбәттә. Мин үземнең гаиләм янына кайтырга телим. Мин барысын да аңладым һәм тикшерүчеләрнең беренче таләпләре буенча ук килеп җитәчәкмен дип вәгъдә бирәм», – дип мөрәҗәгать итте ул.

Суд карарны бик кыска вакыт эчендә кабул итте. Казаковны изоляторда тагын бер тәүлеккә калдырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot