news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иделдә 5 яшьлек малай батып үлгәннән соң, җинаять эше ачылды

Идел елгасында 5 яшьлек малай батып үлгәннән соң, Тикшерү комитеты җинаять эше ачты. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алдарак «Татар-информ» Казанда Водников урамы, 56 нчы йорт тирәсендә бер баланың батып үлүен язган иде.

Малайның мәетен узып баручы кешеләр судан чыгарган.

Билгеле булганча, малай олы апасы белән уйнап йөргән. Кыз берничә минутка читкә китеп тора, ә энесен эзли башлагач, аның яр буенда калган аяк киемнәрен генә күрә. Кыз узып баручыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә һәм алар баланың гәүдәсен судан алып чыга.

Татарстан Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, саксызлык буенча кеше үлеменә китерү маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot