news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иделдә яна торган катердан балалы яшь гаиләне коткарганнар

Әлеге хәл Казанда елга порты тирәсендә килеп чыккан.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Росгвардия гаскәрләренең Татарстан буенча ведомстводан тыш сакчылык идарәсе (Росгвардия) яна торган катердан балалы яшь гаиләне коткарган. Бу хакта Татарстан Росгвардиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үткән шимбәдә Росгвардиянең моторлы полк экипажы Идел елгасында патрульдә булган. Алар Идел елгасында елга порты тирәсендә ярдан бер чакрым ераклыкта хәрәкәтсез торган кечкенә судноны күреп алган. Катердагы кешеләр кулларын болгап, ярдәмгә чакырган. Катерның арткы өлешендә ялкын телләре күренгән.

Казан росгвардиячеләре ярдәмгә ашыккан. Беренче эш итеп алар ир-ат белән хатын-кызга һәм аларның балигъ булмаган балаларына зыян килмәүне ачыклаган. Аннан соң янгынны сүндергәннәр. Яшь гаиләне ярга чыгарып, зыян килгән катерны көймәләр станциясенә тарттырып илтеп куйганнар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100