news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иделдә Казаннан йөзеп килгән теплоход комсуыргыч белән бәрелешкән

Зыян күрүчеләр юк

  (Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Бүген 5.45 сәгатьтә Идел елгасының 1380 км нда «Алтай» теплоходы белән «Булгар» комсуыргычы ОТА-891 баржасы белән бәрелешкән. Теплоход Казан-Атабай машруты буенча хәрәкәт иткән.
Теплоход бортында 7 кеше булган. Зыян күрүчеләр юк. Теплоход “Идел судно йөрешле компания”се ҖЧҖ неке, ә комсуыргыч – “Идел буе судно йөрешле компаниясе” ҖЧҖ неке.
Һәлакәт нәтиҗәләре ачыклана, дип белдерделәр Идел буе транспорт прокуратурасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100