Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иделдә автомобиль боз астына киткән
Машина йөртүчесе һәм пассажиры төшеп калырга өлгергән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Бүген Идел елгасында Аракчино – Югары Ослан боз кичүендә 14 нче модельле «Лада» автомобиле баткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итте.
Ачыкланганча, машина йөртүче елганы беренче тапкыр гына кичкән. Юл билгеләренә игътибар итмичә, юлны бутаган. Машина масхус кичү урынының чиген узып, ерганакка төшә. Вакыйга булган урынга Югары Ослан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре килә.

Машина йөртүчесе һәм пассажиры төшеп калырга өлгергән. Үлүчеләр һәм сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз