news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел» журналының беренче санында шәрә төшкән кыз турында: Аны табарга кирәк

«Идел» журналының беренче санында шәрә төшкән кыз турында: Аны табарга кирәк
Фото: «Идел» журналы архивы

«Идел» журналы быел 35 еллыгын бәйрәм итә. Журналның беренче санында шәрә кыз сурәте чыккан була. Басманың беренче мөхәррире Римзил Вәлиев юбилей кичәсендә махсус шундый фото куюларын сөйләде. «Ул кызны табарга кирәк», – диде ул.

«Без бу санны махсус шундый иттек. Әле аны уздырган икенче саныбыз да бар. Август санында Татарстан музеннан алынган Татарстан рәссаменең шәрә кыз төшергән сәнгать әсәрен чыгардык. Ләкин икенче ягында Аятел-көрси басылып чыккан булган. Безне җыелышка куеп сүктерделәр. Шуннан соң мин «Татарстан яшьләре»нә әйттем: «Зинһар, шушы җыелышны, безне ничек дөмбәсләгәннәрен язып чыгыгыз, нык итеп тәнкыйтьләгез», – дидем. Язып чыктылар, шул безгә беренче тиражны яуларга ярдәм итте. Андый эшләрне аңлы рәвештә реклама өчен эшләдек. Икенчедән, яшьләр журналы булгач, яшьләрне иң кызыктырган нәрсә бар соң инде?» – дип сөйләде Римзил Вәлиев.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Газинур Морат шәрә кыз сурәте буенча язучылар арасында да җыелыш булуын әйтте. «Шунда Гөлшат Зәйнәшева әйтә ди: «Беркайчан да татар хатыннары болай шәрә йокламаган», – ди. Батулла артыннан кычкыра: «7 миллион татар каян килгән?» – дип искә алды Газинур Морат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100