Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«ИДЕЛ» журналы ясалма фәһем ярдәмендә клип төшергән
13 мартта «ИДЕЛ» яшьләр журналы СØЮ һәм AIGYR башкаручылары катнашында «Нигә?» исемле яңа сингл чыгарды. Трек Yummy Music лейблында дөнья күрде һәм барлык музыкаль платформаларга урнаштырылды. Сингл белән бер үк вакытта клип та тәкъдим ителде. Аны «ИДЕЛ» журналының барлык социаль челтәрләрендә карап була.
«Нигә?» – технологияләр дөньясында чын кешелеклелекне эзләү турында фәлсәфи поп-рок композиция. Җыр «нейрокешелек» феноменын өйрәнә – бүгенге җәмгыятьтә тормышның күбрәк экраннар, ясалма интеллект һәм чиксез мәгълүмат агымнары аша узуын күрсәтә. Әлеге композиция яшь татар башкаручыларының манифестына әверелә: алар музыка аша кешелекнең киләчәге турында мөһим сораулар куя.
Җырда мелодик яңгыраш, альтернатив музыка элементлары һәм рэп кушымта берләшә. Текст читләшү, цифрлы бәйлелек һәм гаджетлар чорында тере хисләрне саклап калу омтылышы темаларын күтәрә. Лирик герой чынбарлык белән элемтәне – табигать, хисләр һәм тере аралашуны кире кайтарырга тырыша.
Клипта тере кадрлар да, нейрокадрлар да кулланыла. Клипның максаты — ясалма фәһем үсеш алган чорда чын хисләрне искә төшерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз