news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Идел» журналы татар блогерларын һәм шагыйрьләрен җыйды

«Хәзер яңа медиа форматлар өйрәнәбез», - «Идел» республика яшьләре журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова.

«Идел» журналы татар блогерларын һәм шагыйрьләрен җыйды
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Казанда Милли китапханәнең күргәзмәләр залында «Идел» журналы татар шагыйрьләре һәм блогерлар белән кичә оештырды. Биредә яшь каләм тибрәтүчеләр, шулай ук танылган шагыйрьләр Ренат Галиәскар, Гөлинә Шәйхи һәм блогерлар шигырьләрен тәкъдим итте. Шулай ук төрле заманча стильләрдә иҗат ителгән җырларын авторлар үзләре башкарды.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Идел» республика яшьләре журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова чарага килүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, мондый формат кичәнең әлегә иҗади эксперимент булуын әйтте.

«Бу кадәр күп халык җыелыр дип уйламаган идем. Килүегезгә рәхмәт! Хәзер яңа медиа форматлар өйрәнәбез. Русча һәм татарча сөйләм белән барган чаралар трендта», — диде ул.

Шулай ук ул чарада журналның яшь авторлары катнашканын әйтте. «Чараның максаты — татарның иҗади яшьләрен берләштерү, аларны таныту булып тора», — дип ассызыклады ул.

Әдәби-мәдәни кичә ике өлештән торды. Беренче бүлектә иҗатчылар үзләренең әсәрләре белән таныштырды. «Ирекле микрофон» вакытында барлык катнашучылар чыгыш ясады. Икенче бүлектә рус һәм татар классик әдәбияты язучыларының шигырьләре белән поэтик батл оештырылды.

Чара истәлеккә фотога төшүләр, иҗатташларның аралашуы белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot