news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Идел» журналы редакциясе Казан Сабан туенда яшьләр өчен танышу мәйданчыгы оештыра

«Идел» журналы редакциясе Казан Сабан туенда яшьләр өчен танышу мәйданчыгы оештыра
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Быел Казан Сабан туенда Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе һәм «Идел – Идель» журналлары редакциясе яшьләр Сабан туе мәйданчыгын оештыра. Сабан туе 20 июньдә Тынычлык бистәсендә узачак. Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе һәм «Идел – Идель» журналлары редакциясе Сабан туенда яшьләрне таныштыру йоласын яңартачак.

Яшьләр мәйданчыгы программасы заманча аралашу форматларын һәм милли мәдәният элементларын берләштерәчәк. Кунакларны тиз танышу, интерактив зоналар, татар халык уеннары, диджей-сет, гаилә кыйммәтләре турында дискуссияләр көтә. Шулай ук мәйданчыкта татар дизайнерларыннан ярминкә эшләячәк.

«Элек-электән безнең әби-бабайлардан килгән күркәм гореф-гадәтләребез бар. Яшьләр Сабантуйларында, аулак өйләрдә очрашып, бер-берсе белән танышып, кавышып, матур гаиләләр корганнар, тату гомер иткәннәр. Шушы күркәм традицияләрне яңартып, бүгенге яшьләребез дә үз бәхетен табып, ныклы һәм матур гаиләләр корсалар иде дигән теләк белән без «Яшьләр Сабан туе» оештырабыз. Бу чараның төп максаты – милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү», - диде Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Алия Заһидуллина.

Яшьләр Сабан туенда «Тиз танышулар» – төп вакыйгаларның берсе булачак. Яңа дуслар һәм хәтта тиң ярын табарга теләгән егет-кызлар кыска очрашулар форматында аралашачак һәм алдан әзерләнгән сорауларга җавап бирәчәк.

Шулай ук мәйданчыкта интерактив зоналар эшләячәк. Катнашучылар үзләре турында кыска анкета тутыра, фотога төшә һәм фотоны махсус танышу тактасына урнаштыра алачак. Моннан тыш, кунаклар татар халык уеннары, мисал өчен, «Йөзек салыш», парлы биюләрдә катнашачак.

«Сабантуй – ул хезмәт һәм милли гореф-гадәтләр бәйрәме генә түгел, ә җанлы аралашу урыны да. Безгә бу мохитне кайтару мөһим – яшьләр төрле уеннар, үзара аралашу, музыка һәм мәдәният аша таныша алачак. Без «Идел» мәйданчыгының яңа дустанә, иҗади һәм, бәлки, гаилә тарихлары туа торган мәйданчык булуын телибез», – диде «Идел – Идель» журналларының баш мөхәррире Рәмзия Галимова.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, проектның максаты — яшьләргә аралашу өчен уңайлы шартлар тудыру һәм милли традицияләрнең яңа буын өчен актуаль һәм кызыклы була алуын күрсәтү.

Мәйданчыкның программасы:

  • 9:30 «Йөзек салыш» / Татар халык уены
  • 10:15 Тиз танышу
  • 11:00 Фикер алышу: Татарстанда нишалылык (бизнес яки кызыксынуларның тар юнәлешле булуы) яшьләр арасында яңа тенденцияме, әллә вакытлыча гына күренешме?
  • 12:15 «Зәлидә» / Татар халык уены
  • 13:00 Дискуссия: Яшьләр кайда таныша?
  • 14:00 Тиз танышу
  • 14:30 Күмәк уеннар
news_right_1
news_right_2
news_bot