Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Идел» журналы 2025 елның иң танылган татар блогерларын бүләкләде
15 декабрьдә Казан Кирмәнендә «Идел» журналы оештырган «Шәп блогер» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә тавыш бирү ысулы белән интернетта татар телендә контент җитештерүче иң популяр блогерлар ачыкланды. Чара «Шәп продакшн» проекты кысаларында уздырылды, әлеге проект 2023 елдан бирле Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Җиңүчеләр 68 блогер арасында 6 номинациядә ачыкланган, алар – «Ел хайпы», «Иң тәҗрибәле блогер», «Эксперт блогер», «Халыкчан блогер», «Иң шәп гаилә блогы» һәм «Иң шәп телеграм-канал».
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Җиңүчеләрне сайлау ике этапта узды – баштан «Шәп продакшн» проектының социаль челтләрләрендә халык арасында сораштыру игълан ителде. Алар бер атна дәвамында үзләре «иң шәп» дип санаган блогерлар исемнәрен безнең телеграм-ботка язып җибәрделәр. Бер атна эчендә безнең телеграм-ботка 800гә якын хат килде. Тәкъдим ителгән 100гә якын блогер арасыннан иң еш телгә алынган 68 блогерны сайлап алдык. Сайлау барышында халык тарафыннан барлыгы 300 меңнән артык тавыш бирелде», – дип сөйләде «Идел» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Рәмзия Галимова һәр елны татар блогерларын бергә туплау журнал тарафыннан традициягә әверелүен билгеләп узды.
«Әлеге премия безнең традициягә әверелде, икенче ел без татар блогерларын бергә җыябыз. Ә быел без тарихта беренче тапкыр татар блогерлары арасында тавыш бирүне башлап җибәрдек. Безнең премияләр күп, ләкин нәкъ менә татар телендә контент булдыручыларны, төрле районнарда, авылларда яшәүчеләрне җыю, аларның эшләре кирәкле булуын билгеләп узу бик мөһим. Әлеге чараны киләсе елларда да матур итеп уздырасы килә», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чарада канашучыларны сәламләп, «Идел» журналы редакциясенә рәхмәт белдерде.
«Кызыксынып, әлеге чарада катнашуыгыз өчен рәхмәт. Беренче чиратта, зур рәхмәтне «Идел» журналы хезмәткәрләренә җиткерәсем килә, нинди генә эшкә тотынсалар да, җаннарын, күңелләрен биреп эшлиләр. Киләчәктә тә шулай булсын, бергә-бергә эшләргә», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Җиңүчеләр исемлеге:
«Социаль челтәрләрдә 5 меңгә кадәр язылучысы булган иң яхшы блог»:
I урын – Рәфидә Галимҗанова
II урын – Наилә Хәйретдинова
III урын – Зөләйха Камалова
«Социаль челтәрләрдә 5 меңнән күбрәк язылучысы булган иң яхшы блог»:
II урын – Чулпан Галимова
III урын – Илнар Идрисов
«Иң шәп телеграм-канал» – «Син көткән сүз!» телеграм каналы, Алисә Камалиева (Казан шәһәре)
«Эксперт блогер» – Илүзә Әминова (Чаллы шәһәре)
«Иң шәп гаилә» – Юлия һәм Иршат Нәбиевлар (Актаныш районы)
«Халыкчан блогер» – Мәрьям Миңнегулова (Азнакай районы)
«Иң тәҗрибәле блогер» – Рәмис Гыйлметдинов – «Дневник Татарина» блогы (Чаллы шәһәре)
«Ел хайпы» – Розалина Гайфуллина (Уфа шәһәре)
«Шәп Продакшнның» махсус бүләге – «Иң тугры язылучылар» номинациясе җиңүчеләре – Айназ һәм Айдар Габидуллиннар гаиләсе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз