news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел» журналының «Мин авылда калам» сәхифәсен Җәлил хәзрәт Фазлыев шәкерте башлый

«Идел» журналы шәһәр тормышын күреп, анда зур дәрәҗәләргә ирешеп тә, авыл тормышын сайлаган яшьләр турында яңа проект әзерләгән.

«Идел» журналының «Мин авылда калам» сәхифәсен Җәлил хәзрәт Фазлыев шәкерте башлый
Гөлүсә Закирова

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мин авылда калам» — «Татмедиа Junior» проекты кысаларында YouTube хостингында «Идел» журналы әзерләгән өр-яңа сәхифә. Аның беренче чыгарылышында Балтач муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев шәкерте Рөстәм Заһидуллин катнаша.

«Рөстәм Заһидуллин — Балтачта яшьләр лидеры. Ул мәктәптә укыганда ук мәчеттә дин сабаклары алган, Җәлил хәзрәт оештырган спорт залындагы тренажерларда мускулларын ныгыткан, көрәш буенча спорт остасы дәрәҗәсе алган. «Дискотекаларда аек килеш ду китереп биегән Борбаш яшьләре күпләргә үрнәк булырлык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Идел» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова.

Гөлүсә Закирова Лилия һәм Рөстәм Заһидуллиннарның төп йортта әти-әниләре белән бергә яшәвен, өч бала үстерүен, янәшәгә авыл яшьләре өчен программа буенча ипотекага йорт җиткерүләрен сөйләде. «Үземнең улларым үсеп килә, авылда калырга максат булыр», — ди гаилә башлыгы. Заһидуллиннар узган ел Россия күләмендә авылда яшәүче иң яхшы гаилә булып танылды», — диде ул.

«Районда ял булсын, бәйрәм булсын, атна уртасымы — һәрчак ниндидер бер чара уза, я спорт ярышы, я балык тоту бәйгесе, я башкасы. Балтачның яшь лидеры Рөстәм чараларның күп булуын — үзе кебек авылда калган яшьләрнең тормышын кызыклы һәм мавыктыргыч итү өчен эшләнүен әйтте», — дип сөйләде ул.

«Абзар тутырып мал да асрый ул. Авыл җирендә яшәү өчен мал булу кирәк, ди. Бер карасаң, инфраструктурасы булган авылда акчалы кешегә мал асрау артык мәшәкать шикелле. Әмма авыл җаны — мал-туар. Мал асрау авыл кешесен тәртиптә тотып тора, ашату өчен вакытында кайтасың, печәнен чабасың, иртән сөт тапшырганда, күрше-күлән белән күрешәсең, ди ул», — диде Гөлүсә Закирова.

Сез дә үзегезне бу проект герое итеп күрәсезме? Яки шундый танышыгыз бармы? Катнашу өчен «Идел» журналының инстаграмдагы сәхифәсенә @idel.tatar яки электрон адреска idel-kazan@mail.ru язарга мөмкин. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100