news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Идел» журналының бүлек мөхәррире: Яшьләр элеккеге даһи шәхесләрне белми

Мөршидә Кыямова «укый белә торган кешеләр бөтенләй калмаска мөмкин» дип борчыла.

«Идел» журналының бүлек мөхәррире: Яшьләр элеккеге даһи шәхесләрне белми
Рамил Гали

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Идел» журналының бүлек мөхәррире Мөршидә Кыямова яшь буын элеккеге күренекле шәхесләрне белми дип саный. Бу фикерен ул «Татар-инфом» хәбәрчесенә әйтте.

«Мин журналистикага килгәндә саллы, зур күләмле мәкаләләр язалар, укыйлар иде. Бүгенге көндә бу модада түгел. Укый белә торган кешеләр бөтенләй калмаска мөмкин бит. Кайчаганда шундый уйлар килгәч, куркып куям. Яшь буын элеккеге даһи шәхесләрне белми. Шуңа күрә хәзерге заманның танылган кешеләре белән беррәттән, элекке бөек шәхесләр турында да язарга тырышабыз», — диде ул.

Мөршидә Кыямова сүзләренчә, укучылар кыска, тиз укыла торган мәкаләләр белән кызыксына.

«Хәзер барысына да тиз укыла, тиз языла торган әйберләр кызык. Ләкин замана артыннан куу белән мавыгырга ярамый дип уйлыйм. Һәрнәрсәдән кызык эзләргә түгел, әзрәк интеллектуаль темаларны да күтәреп чыгарга кирәк», — дип белдерде «Идел» журналының бүлек мөхәррире.

news_right_1
news_right_2
news_bot