news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Идел" журналы оештырган Әдәби суд проектының беренче күчмә утырышы Әлмәттә узды

"Хөкемгә" Әлмәт районында яшәп иҗат итүче 6 әдип тәкъдим ителде.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Бүген, 22 ноябрьдә, “Идел” яшьләр журналы тарихта беренче тапкыр Әдәби суд утырышын Татарстанның Әлмәт шәһәрендә үткәрде. "Әдәби суд" Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть секциясе, Әлмәт Язучылар оешмасы һәм “Идел” журналы белән берлектә оештырылган. Бу хакта “Идел” журналы баш мөхәррире Радик Сабиров хәбәр итә.

Татарстан Әдәби судын Әлмәт шәһәрендә үткәрергә Әлмәт язучылар оешмасы тәкъдим иткән. Алар хөкемгә  6 әдипне – Фәйрүзә Хәбибуллина, Зәлидә Зарипова, Сәрия Бикмөхәммәтова, Айзат Солтанов, Гөлнара Әюпова, Рәмзис Исмәгыйловны чыгарган.

"Кузгатылган эштә" гаепләүчеләр булып Татарстанның халык язучысы, Баш казый Рабит Батулла, тәнкыйтьче Рифә Рахман һәм шагыйрь Рифат Җамал чыгыш ясаган. Яклаучылар исә әлмәтлеләр – Әлмәт язучылар оешмасы рәисе Рифкать Шаһиев, язучы Әсхат Сәлах булган.

“Идел” яшьләр журналының баш мөхәррире Радик Сабиров әйтүенчә, 6 гаепләнүченең өчесе – өлкән яшьтә, калганнары яшь әдипләр. “Гадәттәгечә, безнең фикерләргә ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Ләкин яшьләр безнең киңәшләрне аңлап кабул итте. Утырыштан соң да шактый вакыт безнең белән сөйләштеләр. Ахырда рәхмәт әйтеп таралыштылар”, – диде ул.

Әдәби суд карары белән "хөкемгә тартылган" әдипләрнең әсәрләрен матбугатка биргәндә (әсәрләр арасында шактый гади хаталар җибәрелгән әсәрләр дә очраган) бик нык төзәтергә һәм камилләштерергә кирәк дигән нәтиҗә ясалган. Казаннан килгән тәнкыйтьчеләр яшь язучыларның иҗат омтылышларын бик ошатканнар.

“Татарстан Әдәби судына чыгарылмаган авторлар да әсәрләрен күтәреп килгәннәр иде. Алар үз әсәрләрен тикшерү өчен безнең язучыларга биреп җибәрделәр”, – диде Радик Сабиров. Әдәби судтан ике як та канәгать калды, ди ул.

Әдәби суд – "Идел" журналы башлап җибәргән иҗади проект. Аның асылы – яшь иҗатчыларның (яки иҗади биографиясе зур булмаган язучыларның, шагыйрьләрнең) әсәрләренә бәя бирүдән гыйбарәт. "Әдәби суд" та гадәти суд формасында оештырыла – анда гаепләнүче, гаепләүче, яклаучы һәм казый бар. Гаепләүче гаепләнүченең әсәрләрен тәнкыйть итә, яклаучы – яклый, казый "хөкем карары" чыгара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100