news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Идел" журналы Ләйсән урамында Ләйсәннәргә бәйрәм оештырды

Журналының баш редакторы Радик Сабиров Ләйсән бәйрәменә килгән барлык хатын-кызларга да журналга бушлай язылу бүләк итте.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). “Идел” яшьләр журналы 8 октябрьдә 12.00 сәгатьтә үзенчәлекле флешмоб оештырды. Казан шәһәренең Совет районына кергән Чияле бистәсенең Ләйсән урамында Ләйсән исемле гүзәл затлар бергә җыелды. Флешмобның максаты - журналга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. 

Флешмобны “Идел” яшьләр журналы хезмәткәре Рәйсә Сагадиева оештырган. “Мин үзенчелекләр ярата торган кеше. Узган ел халыкның күңеленә ятышлы, позитив проектлар эшли башладым. Дус кызым Ләйсән исемле, бертуган апамның исеме дә Ләйсән. Минем аларны сөендерәсем килде. Беркем дә Ләйсән исемле урам барлыгына ышанмады. Мин апама һәм аның дус кызына туган көннәрендә шушы урамга килеп, бүләк ясамакчы идем. Алар бу бүләкне башкалар белән бүлешик диделәр. Киләсе елга бу бәйрәмне яз көне, беренче Ләйсән яңгыры яуганда оештырырга уйлыйбыз һәм бу матур традициягә әйләнер дип өметләнәбез”, - дип сөйләде Рәйсә Сагадиева.

Урам Ләйсән диеп аталса да, Ләйсәннәр бу урамда яшәми икән. Урамга исем бирү дә билгеле бер шәхескә түгел, ә язгы Ләйсән яңгырына барып тоташа. Урамда күпчелек йортлар моннан 5 ел элек салына башлаган. Ләйсән урамына беренчеләрдән булып йорт салучы Игорь Пошутин “Татар-информ” хәбәрчесенә урамның тарихын сөйләде.

“Шәһәр администрациясе безгә урамга исем уйларга кушты. 30-40 исем уйладык: Рубиновая, Морская һ.б. Әмма Минтимер Шәймиев бистәгә татарча исем куярга киңәш иткән, диделәр. Шулай итеп безнең бистәдә Җиләкле, Өмет, Ләйсән урамнары барлыкка килгән. Ләйсән исеме шәхескә багышланмаган - ул язгы яңгыр. Урамыбыз киң, чиста. Күршедә дә әйбәт кешеләр”, - дип сөйләде Игорь Паршутин.

Чияле бистәсе кызы Ләйсән Ахунова бу урам бәйрәменә теләп килүен әйтте. “Мин исемнең кешегә ниндидер йогынты ясаганына ышанмыйм. Миңа Ләйсән урамы булу бик тә ошый, әмма мин урамнарның зур шәхес исемнәре белән аталуын телим, - диде ул. -  Ләйсән урамын мин белә идем, аны тормыш иптәшем күрсәтте. Урамга килеп кергәч үк, монда яшәү теләге барлыкка килде”.

“Идел” яшьләр журналының баш редакторы Радик Сабиров Ләйсән бәйрәменә килгән барлык хатын-кызларга да журналга бушлай язылу бүләк итте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100