Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Идел-йорт» театр коллективлары фестиваль-конкурсының иҗат лабораторияләре башлана
Иҗат лабораторияләре Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Минзәлә, Буа, Әтнә, Бөгелмә, Казан ТЮЗы, Камал, Тинчурин, Кариев театрларында да үтәчәк.
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ш. Закиров исемендәге «Идел-йорт» XXII театр коллективлары регионара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗат лабораторияләрен Түбән Кама татар дәүләт театры башлап җибәрә. Беренче дәресләр 16 мартка билгеләнгән.
«Март–апрель айларында республиканың дәүләт театрларында „Режиссура, актерлык осталыгы, грим, пластика“ темасына лабораторияләр эшли», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге.
Түбән Кама театрына Спас, Нурлат, Бөгелмә, Чирмешән, Аксубай һәм Минзәлә районнарының һәвәскәр театр коллективлары киләчәк.
Чираттагы лаборатория 22 март көнне Чаллы татар дәүләт театрында билгеләнгән. Программада — мастер-класслар, режиссер һәм халык артистлары белән очрашу, спектакльләр карап алар буенча фикер алышу.
Иҗат лабораторияләре Әлмәт, Минзәлә, Буа, Әтнә, Бөгелмә, Казан ТЮЗы, Камал, Тинчурин, Кариев театрларында да үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз