news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Идел-Йорт” театр бәйгесе җиңүчесе Россиянең бер төбәгенә гастрольгә чыга алачак

Әлеге мөмкинлекне гран-при иясенә Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.

“Идел-Йорт” театр бәйгесе җиңүчесе Россиянең бер төбәгенә гастрольгә чыга алачак
Салават Камалетдинов, Султан Исхаков

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Идел-Йорт” театр коллективлары бәйгесенең гран-при иясе булган коллективка Россиянең бер төбәгенә гастрольләргә чыгу мөмкинлеге биреләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Бәйге ел саен камилләшә. Без узган елдан башлап җиңүче коллективны Россиянең бер төбәгенә гастрольләргә җибәрүне үз өстебезгә алдык. Былтыр, мәсәлән, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге каршында эшләп килүче халык театры Төмән өлкәсендә гастрольләрдә булып кайттылар”, - диде Данис Шакиров.

“Төмән өлкәсенең 24 татар авылына барып мәдәният йортларында спектакль күрсәттеләр. Алар татар театрын күрмәгән авыллырга да барып җиттеләр. Бу Төмән өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез өчен дә зур вакыйга булды”, - диде ул.

  • “Идел-Йорт” театр коллективлары бәйгесе 2018 елдан башлап Камал театрының легендар директоры Шамил Закиров исемен йөртә. Бәйгенең җиңүчеләре 9 декабрь көнне Камал театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк. Тамашачыга җиңүче коллективның спектакле дә тәкъдим ителәчәк.

Финал турына чыккан коллективлар үз спектакльләрен 6 - 15 октябрь көннәрендә Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда күрсәтәчәк. Финалга чыккан коллективларның барысына да Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләре дә тапшырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100