news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-бәйгесенең җиңүчеләре билгеле – исемлек

Гран-при Актаныш районының Киров авылы мәдәният йортының театр коллективына тапшырылды. Гран-при бүләге – 1 миллион сумлык сертификат.

«Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-бәйгесенең җиңүчеләре билгеле – исемлек
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Камал театрының Зур сәхнәсендә «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсына йомгак ясалды. Лауреатларны һәм дипломантларны Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, жюри рәисе, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Гран-при Актаныш районының Киров авылы мәдәният йортының театр коллективына тапшырылды. Гран-при бүләге – 1000000 сумлык сертификат.

Фестивальнең лауреатлары һәм дипломантлары исемлеге:

I дәрәҗә лауреат – Чистайның «Эксперимент» рус халык театры. «Секреты семейного счастья», А.П.Чехов әсәрләре буенча, куючы режиссер – Вячеслав Колесников.

II дәрәҗә лауреатлар – Актаныш районының Иске Кормаш авылы театры, «Ай тотылган төндә», Мостай Кәрим, куючы режиссер – Нур Хөсәенов; Минзәлә районы Мәдәният йорты «Шатлык» театр коллективы, «Авылга кызлар килде, яки моңнар кайтсын авылга», Наил Гаетбай, куючы режиссер – Ринат Бәдретдинов.

III дәрәҗә лауреатлар – Мамадыш районы Түбән Сөн авылы «Мирас» театр коллективы. «Әниләр һәм бәбиләр», Туфан Миннуллин, куючы режиссер – Зөлфира Дәүләтшина; Сарман районы мәдәният йортының халык театр коллективы. «Ай тотылган төндә», Мостай Кәрим, куючы режиссер – Алинә Галиева.

Дипломантлар:

Апас районы халык театры. «Шайтан куентыгы», Зөлфәт Хәким, куючы режиссер – Земфира Мөхәммәтшина.

Чирмешән районы Утыз-Имәни мәдәният йорты театр колелктивы. «Йөрәк маем», Туфан Миңнуллин, куючы режиссер – Миңгосман Мортазин.

Бөгелмә татар мәдәният үзәге халык театры коллективы, «Зөбәйдә адәм баласы», Шәриф Хөсәенов, куючы режиссер – Флюра Шәрипова.

Кайбыч районы мәдәният йортының «Ак җилкән» татар халык театры. «Бәхеткә биш минут кала», Ләбиб Лерон, куючы режиссер – Светлана Зиядиева, театра җитәкчесе – Рамилә Әбләзова.

Арча районы Иске Ашыт авылының «Сәйяр» халык театры коллективы. «Китмәгез, торналар», Т.Гарипова, куючы режиссер – Фердинанд Фаттрахманов.

Әгерҗе районы Девятернә авылының «Картаямени соң йөрәк» театр коллективы. «Сүнгән йолдызлар», Кәрим Тинчурин, куючы режиссер – Фәнис Арсланов.

Биектау районының Ямаширмә халык театры. «Сынган беләзек», Рәдиф Сәгъди, куючы режиссер – Филсинә Сәгъдиева.

Яңа Чишмә районының Тубылгытау авылы халык театры. «Табылдык», Р. Хөсәенова, куючы режиссер – Рәсимә Нәбиуллина.

Әлмәт районы Яңа Нәдер авылы «Илһам» халык театры. «Сихерчегә барган идем», Зөлфәт Хәким, куючы режиссер – Элиза Аллаярова.

Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәре «Чулпан» үзешчән театр коллективы. «Әбиләргә тагын ни җитми?», Флорид Бүләков, куючы режиссер – Рафилә Рәсүлева.

Ульяновск шәһәренең Бари Тарханов исемендәге татар театры түгәрәге. «Фидан+Зөһрә», Х.Ибраһимов, куючы режиссер – Гөлия Сәләхетдинова.

Казан аграр университетының студент халык театры. «Мәхәббәт турында риваять», Илгиз Зәйниев, куючы режиссер – Роберт Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100