news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Идел йорт” халык театрлары фестиваленә йомгак ясалды

Киләсе елда фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланачак

 (Казан, 11 декабрь. “Татар-информ”). 6-24 ноябрь көннәрендә Казанда барган XVI Төбәкара “Идел йорт” халык театрлары фестиваленә йомгак ясалды. Бүләкләү тантансы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академиясендә 8 декабрьдә узды.

Гран-при Кукмара районы Мәдәният йорты каршында оешкан халык театрына бирелде. Алар Туфан Миңнуллин әсәре буенча “Бәйләнчек” спектаклен сәхнәләштергән иде. Кукмаралылар мондый бүләккә инде икенче тапкыр лаек дип табыла, беренче гран-приларын алар 2010 елда алган иде. Автобус сатып алуга сертификат Кукмара муниципаль берәмлеге җитәкчесе Сергей Дмитриев һәм театрның режиссеры Рамил Сәләхетдиновка тапшырдылар.

I дәрәҗә диплом белән Башкортстан Республикасы Дүртөйле Мәдәният йорты халык театры бүләкләнде. Әлеге театрның режиссеры Азамат Гыйльметдинов “Гамлет”ны куйган.

Бүләкләү тантанасыннан соң, гран-прига лаек дип табылган спектакль күрсәтелде.

Киләсе елда узачак “Идел йорт” фестивале Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланачак, дип хәбәр итә республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге.

news_right_1
news_right_2
news_bot