news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Идел-йорт" фестиваленең йомгаклау туры Казанның ике мәдәният сараенда үтә

«Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының лауреатлары һәм гран-при иясе 12 декабрьдә игълан ителәчәк.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының йомгаклау туры быел традицион урынында – Ленин исемендәге мәдәният сараенда узмаячак. Биредә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, халык театры коллективлары спектакльләре «Жилплощадка» микрорайонындагы «Юность» мәдәният сараенда үтәчәк. Бу хакта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакльләр биредә 8-14 ноябрьдә күрсәтелә. Аннары фестиваль, традиция буенча, Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараена күчә. Биредә спектакльләр 15 -21 ноябрь көннәренә билгеләнгән.

Көндезге спектакльләр 14.00 сәгатьтә, кичкеләре – 18.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Мәгълүмат өчен: «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының йомгаклау туры Казанда 8-21 ноябрь көннәрендә үтә. Быел фестивальдә республиканың 19 районыннан 21 театр коллективы һәм кунак буларак Удмурт Республикасы һәм Ульяновск шәһәреннән коллективлар катнаша.

«Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының лауреатлары 12 декабрьдә игълан ителәчәк. Гран-при иясе дә шунда билгеле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot