news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Идел-йорт” фестивалендә Теләче артистлары Зәйнәшева әсәрен тәкъдим итте

“Сердәш” халык театры 2014 елда төзелгән.

“Идел-йорт” фестивалендә Теләче артистлары Зәйнәшева әсәрен тәкъдим итте
Рамиль Гали

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Алинә Айдарова). Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда Теләче районы мәдәният йортының “Сердәш” халык театры Гөлшат Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай” спектаклен күрсәтте.  Бүген “Идел-йорт” төбәкара халык театрлары фестиваленең йомгаклау турының икенче көне узды.

Спектакльдә баш рольне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфис Минһаҗев башкара.

“Театр уйнау кирәк. Үз күңелебезне үзебез күрмәсәк, кем күрер? Яшьләр дә килә. Эштән соң җыелабыз. Бөтенләй йомыкланып утыру дөрес әйбер түгел. Рольләргә туры килердәй кешеләрне сайлыйбыз, тырышабыз. Бездә профессиональ артистлар юк. Катнашырга теләүчеләр килсеннәр. Сәләтле, ләкин сәхнәдә уйнамаган кешеләр бар”, - ди Рәфис Минһаҗев.

“Театрларны эш куярга туры килми, чөнки мин үзем район мәдәният йорты директоры да. “Сердәш” халык театры 2014 елда формалашкан. Без 2015 елда “Идел-йорт”та катнашып, гран-при иясе булган идек. Спектакльләр белән авылларга, якын тирә районнарга чыгабыз. Авылда сәләтле һәм уйныйбыз дип торучы кешеләребез бар”, - ди спектакль режиссеры Фирдәвес Нәгыймова.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли мәгариф һәм мәдәният комитетының баш референты Нургалиев Алмаз конгресс исеменнән халык театрына бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100