news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Идел-Йорт” бәйгесендә гран-при алган спектакль Камал театрында күрсәтеләчәк

Бәйгенең нәтиҗәләре 9 декабрь көнне Камал театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.

“Идел-Йорт” бәйгесендә гран-при алган спектакль Камал театрында күрсәтеләчәк
Султан Исхаков

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шамил Закиров исемендәге XIX “Идел-Йорт” театр коллективларының төбәкара бәйгесенең гран-при иясе үз спектаклен Камал театры сәхнәсендә күрсәтәчәк, спектакль 1 млн сум приз белән бүләкләнәчәк. “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә фестивальнең быелгы үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

“Идел-Йорт” үзешчән театр коллективлары бәйгесе йомгаклау этабына якынлаша. Өченче йомгаклау этабында республиканың һәм регионнарның иң яхшы халык театрларын сайлап алдык. Алар безнең унике җыелды. Бәйгегә мөнәсәбәт яхшыра бара һәм шунлыктан коллективларның сыйфаты да ныгый”, - диде бәйгенең кураторы Рифат Миңлебаев.

Рифат Миңлебаев әлеге вазифага бу бәйгене озак еллар җитәкләгән Камил Саттаровтан һәм аны алыштырган Гафур Каюмовтан соң килгән.

Бәйгенең беренче турына 250 театр коллективыннан 2 мең кеше катнашкан. Сайлап алу турлары Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Чистай, Әлмәт, Буа шәһәрләрендә, Әтнә һәм Теләче районнарында узган. Икенче турга 40 коллектив сайлап алынган.

Бәйгенең җиңүчеләре 9 декабрь көнне Камал театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк. Тамашачыга җиңүче коллективның спектакле дә тәкъдим ителәчәк.

“Һәвәскәр театрларга сәхнәбезне бирү безгә дәрәҗә. Татар театрын халык тудырган. Татар театры императорлар сүзеннән түгел, халыктан чыккан театр. Бер генә регионда да Татарстандагы кадәр халык театры юк. Бүгенге көндә кешеләрнең эштән соң театр уйнап йөрүләре гаҗәеп күренеш. Моны хупламыйча ярамый. Без барып җитә алмаган урыннарда спектакльләрне халык үзе уйный”, - диде Камал театры директоры Илфир Якупов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100