Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Идел» журналы яшьләрне диджитал-детокс кичәгә җыйды
Бүген «Идел» һәм «Идель» журналлары редакциясе 35 яшьлек туган көне уңаеннан Горки-Әмәт урманында диджитал-детокс кичә үткәрде.
«Без «Идел» юбилеен икенче тапкыр инде бәйрәм итәбез. Башта журналны нәшер итә башлауның башында торганнарны җыйсак, менә хәзер яшьләрне чакырдык. Безнең басма республикада яшьләр өчен чыга торган бердәнбер журнал. Чарабыз төрле форматтагы мастер-класслар, экооткрыткалар ясау, концерт программа белән баетылган», — дип сөйләде «Идел»нең баш мөхәррире Рәмзия Галимова.
Кичә барышында редакциядән бушлай каһвә, торт белән сыйланырга мөмкин булды. Рәмзия Галимова шулай ук вакытлы матбугат басмасының кәгазь версиясенең әһәмиятен әйтте.
«Журналның кәгазь варианты да актуальлеген югалтмый. Безнең максат — социаль челтәрләр дөньясында яшәүгә карамастан, журнал — асылыбыз. Яшьләргә бүген журнал битләрендә үзләрен күрү мөһим, чөнки журнал битенә һәркем эләкми! Журнал яшьләргә үсеш бирә», — диде ул.
Кичәдә яшьләр даирәсендә популяр артистлар чыгыш ясады, дискотека оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз