Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Идел» яшьләр журналы Нурбәк Батулла белән ясалган тәүге җыр һәм клип тәкъдим итә
17 октябрьдә музыкаль мәйданнарга һәм видеоплатформаларга «Идел» журналының «Тыртыл» (Malsi Music һәм Нурбәк Батулла) дуэты белән берлектә эшләгән җыры һәм клибы чыкты. Ул «Бие-бие, Хәйбулла» такмагына язылган. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
«Әлеге иҗади коллаборация бай татар мирасын заманча форматларда популярлаштыруга юнәлтелгән «Алло, Илһам» проекты кысаларында туды. «Идел» командасы берничә ай дәвамында диджитал-контент — шигырьләр язу һәм яздыру, визуаль һәм музыкаль продуктлар — булдыру белән шөгыльләнә. «Алло, Илһам» проекты материаллары белән шушы сылтама буенча таныша аласыз», диелә хәбәрдә.
«Бие-бие, Хәйбулла» трегы идеясе һәм клип ясауда катнашучылар турында да хәбәр ителә.
«Нейрочелтәрдән җыр яздыру уе спонтан рәвештә «Идел» журналисткасы һәм сонграйтер Зөләйха Камалованың башына килде. Ул күпләргә балачактан ук таныш булган «Бие-бие, Хәйбулла» такмагына икенче сулыш өреп карарга алынды. Нейрочелтәр исә трек «трип» һәм «хаус» стилендә яңгырарга тиеш дип, биетә торган композиция язды. Ә Зөләйха татар фольклорчысы Нәкый Исәнбәт язып калдырган текстны тагын бераз киңәйтте. Нәтиҗәдә, фольклор һәм заманчалык симбиозы туды» – ди оештыручылар.
Нейрочелтәр белән язылган җырны Казан битмейкеры Ислам Вәлиевкә (Malsi Music) тапшырганнар. Ул трекка «җан» һәм кубыз кебек милли уен кораллары яңгырашын өсти.
«Җыр биергә һәм тормышка уңай яктан карарга чакыра, шуңа күрә аны һичшиксез бүгенге көндә иң популяр биючеләрнең берсе Нурбәк Батулла башкарырга тиеш. Ул җырын да җырлады, клипта да төп рольне башкарды. Клипның концептын һәм сценариен драматург Динә Сафина белән бергә эшләдек, ә оператор һәм монтаж режиссеры — Кирилл Янковский. Клипны төшерү ике локациядә — MOÑ театр мәйданчыгында һәм «Татмедиа» бинасында узды», – ди оештыручылар.
Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Yummy Music инди-лейблы ярдәмендә гамәлгә куела. Җырны барлык музыкаль мәйданнарда карап була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз