news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиева: «ТатАрча Мирас» проекты программасы күпкырлы

«Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиева: «ТатАрча Мирас» проекты программасы күпкырлы
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Арча районында «ТатАрча Мирас» мәгариф проекты 4-9 июнь көннәрендә үткәреләчәк. «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиева, проектның программасы бай эчтәлекле булуын әйтте.

«ТатАрча Мирас» проекты программасы күпкырлы. Төрле лекцияләр, мастер-класслар үтәчәк. Мәсәлән, мин үзем шәҗәрә төзү буенча лекция алып барачакмын. Аны ничек төзи башларга, нинди архивлардан мәгълүмат алырга мөмкин икәнен сөйләячәкмен. Һәм инде буш вакытта төбәкләрдән килүчеләр бәйгеләр уздырачак. Программада Әлифба музеенда зур һәм эчтәлекле очрашу булачак. Шулай ук чит төбәкләрдән генә түгел: Кама Тамагы, Мөслим, һәм ялгышмасам, Сабадан да катнашучылар бар», – дип ассызыклады Наилә Галиева.

Проектта 18-35 яшьлек кызлар һәм егетләр катнашачак.

«Катнашу тулысынча бушлай. Казаннан Арчага оештыручылар алып бара. Үзләре яшәгән урыннардан Казанга килү һәм кайтуның юл бәясен генә үзләре күтәрә. Әлеге мәгърифәт сменасы әллә ни зур түгел. Безнең максат: яшьләр бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашсыннар, татарча сөйләм телләрен камилләштерсеннәр. Әйтергә кирәк, мондый проектны төбәкләрдә дә гамәлгә ашырып була, безнең бу җәһәттән үрнәк күрсәтәсе килә. Мәсәлән шундыйрак сменалар Удмуртия, Төмән якларында оештырыла. Чаралар кысаларында язучылар, төрле кызыклы шәхесләр белән очрашулар үтәчәк», – дип сөйләде Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова.

  • Оештыручылар билгеләвенчә, проектның төп максаты – Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләренә яңа белемнәр бирү, буыннар арасындагы багланышларны ныгыту, Шулай ук милли тамырларга кызыксыну уяту һәм мәдәни үзенчәлекне саклау бурычларын да алга куялар. Проект белем, тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу өчен платформа булдыруга, үз мирасы белән горурланучы актив һәм белемле татар яшьләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot