news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Идел» яшьләр үзәге җәйге лагерьларга әзерлек эшләрен башлады

«Идел» яшьләр үзәге җәйге лагерьларга әзерлек эшләрен башлады

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). ТР ның Балалар һәм яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты каршында эшләп килүче «Идел» яшьләр үзәге бу көннәрдә җәйге лагерьларга әзерлек эшләрен башлап җибәрде. Россия Федерациясе һәм чит төбәкләрдә яшәүче татар балаларын тарихи туган җирләренә туплау максатыннан оештырылган «Милләтебез хәзинәләре» һәм «Изге Болгар серләре» дип аталган әлеге лагерьларга инде шактый гына гаризалар кабул ителгән.

Татар балаларына гореф-гадәтләребезне һәм милли традицияләрне өйрәтү йөзеннән оештырылган «Милләтебез хәзинәләре» дип исемләнгән җәйге лагерь «Идел» яшьләр үзәгендә инде 2000 елдан бирле эшләп килә. Аң-белем бирүгә һәм танып-белүгә , шулай ук ял иттерү һәм сәламәтләндерүгә нигезләнеп төзелгән программа буенча биредә 10 яшьтән алып 16 яшькәчә булган балалар һәм үсмерләр ял итә.

Татарстан Республикасының Болгар тыюлыгы биләмәләрендә «Изге Болгар серләре» дип аталучы җәйге лагерь исә 13 яшьтән алып 16 яшькәчә булган үсмерләр өчен оештырыла. Балаларны Шәһри Болгарның тарихи һәм археологик мәдәнияте белән таныштыру һәм аларны мөстәкыйль шартларда яшәргә өйрәтү – палатка шартларында оештырылган лагерьның максаты булып тора. Моннан тыш укучылар өчен, гадәти лагерьлардагы кебек үк, уеннар оештырыла һәм кызыклы дәресләр дә алып барыла, шулай ук үсмерләр биредә күренекле тарихчылар белән дә очраша.

«Идел» яшьләр үзәге тарафыннан үткәрелүче «Милли хәзинәләребез» дип аталган җәйге лагерь июнь башыннан, ә «Изге Болгар серләре» – июнь ахырларынннан башланып китәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot