news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Идел» ХIV Халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале гала-концерты булды

«Идел» ХIV Халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале гала-концерты булды
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Идел» Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваль-бәйгесе лауреатларының гала-концерты булды.

«Идел» татар һәм башкорт җыры фестивале быел 14нче тапкыр үткәрелә. Әлеге чараның максаты – узган ел Уфа шәһәрендә һәм аннан алдагы елларда узган конкурсларда якты эз калдырган конкурсантларның, җиңүчеләрнең талантларын күрсәтү.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Бу конкурста катнашу өчен, яшь җырчылар үзләренең чыгышын видеога төшереп жюрига юллый. Жюри әгъзалары, алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап, Уфа шәһәренә концерт-конкурска чакыра. Финал җиңүчеләре әлеге бәйгенең гала-концертында чыгыш ясау һәм Бөтендөнья татар конгрессыннан бүләкләр алу мөмкинлегенә ия булачак.

Тамашачыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

«Идел» фестивале татар һәм башкорт мәдәнияте, сәнгате дәрьясында үзенең лаеклы урынын яулап алды. Олы сәхнәгә әле беренче адымнарын ясаучы яшь җырчыларны Татарстан һәм Башкортстанда гына түгел, халкыбыз яшәгән башка төбәкләрдән дә сайлап алабыз. Фестивальнең ноябрь аенда Башкортстан башкаласы Уфада, ә апрель аенда, бөек Тукаебызның туган көне алдыннан, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узуы матур традициягә әйләнде. Бу – халыкчан фестиваль», – диде ул, һәм әлеге бәйгенең идея авторы һәм башкаручысы Лилия Бадамшинага рәхмәт әйтеп, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Чарада шулай ук «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен «Бөтендөнья татар конгрессы» медале белән бүләкләнде.

«Минем өчен әлеге медальне алу бик зур дәрәҗә, хезмәтебезне югары бәяләгәнегез өчен рәхмәт! Татар конгрессы белән бергә без күп проектлар булдырабыз, алар ярдәмендә Республикабыз тагын да чәчәк атсын иде», – диде Эльмира Өлфәт кызы. Шулай ук ул Лилия Бадамшинага «Татнефть» хәйрия фондында басылып чыккан китапларын бүләк итте.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

  • Фестиваль татар халык җыры, башкорт халык җыры, татар эстрада җыры, башкорт эстрада җыры, балалар җырлый, академик җырлау һәм ансамбль номинацияләрендә үткәрелә.

  • Конкурсның хөкемдарлары – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Зилә Сөнгәтуллина һәм Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов.
news_right_1
news_right_2
news_bot