news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Идел» үзәгенең Татар яшьләре көннәрендә егет-кызлар таныша һәм кавыша

«Идел» үзәгенең Татар яшьләре көннәрендә егет-кызлар таныша һәм кавыша
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

«Идел» яшьләр үзәгенең Татар яшьләре көннәренә агымдагы елда 35 ел була. Бирегә килүче спикерлар, делегатлар арасыннан монда сөйгән ярларын очратып гаилә коручылар да байтак, ди оештыручылар. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә «Җиде буын» генеалогик тикшеренүләр үзәге башкарма директоры Рүзәл Фәйзрахманов хатыны белән биредә танышуы турында сөйләп үтте.

«Мин үзем Арчадан булам. Татар яшьләре көннәрендә инде 2023 елдан бирле катнашам. Спикер буларак шәҗәрә төзү юнәлешен алып бардым. Бу өлкә һәркем өчен кызыксыну уята, чөнки гаиләләре тарихын өйрәнергә теләүче яшьләр күп. Быел мин тарих юнәлешен алып барачакмын. Анда да гаилә тарихы, шәҗәрә төзү кебек темаларны күз уңында тотачакмын. Шул 2023 елда Юлиям белән танышып киттек. Хатыным Оренбург өлкәсенең Татар Каргаласыннан иде. Ул Татар яшьләре көннәрендә тәүге ел гына түгел иде, 2022 елда да катнашкан, үзенең өлкәсендәге Әсәкәй авылында «Яңа алмаш» яшьләр оешмасын оештыручы», – ди ул.

Былтыр исә Рүзәл һәм Юлия Фәйзрахмановлар никах укытып, форумга ир белән хатын статусында киләләр.

«Без беренче күрешкәндә үк бер-беребезгә игътибар иттек. Мин лекция алып бара идем, ә булачак хатынымның ниндидер бәйрәмгә программа төзегән чагы иде. Хәзер инде безнең кечкенә бәбиебез дә бар, Надия исемле. Ә без кавышканчы Юлия Әсәкәйдә яши һәм эшли иде. Хореограф булып сәнгать мәктәбендә хезмәт куя иде. Без танышканнан соң телефон номерларыбызны алмаштык, аннары Оренбург өлкәсенә атна саен, ике атнага бер барып йөри башладым», – дип сөйли ул.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова билгеләп үтүенчә, Татар яшьләре көннәрендә пар канатларын табучылар арасында Удмуртия, Пермь, Саратов һәм башка өлкәләрдән килгән яшьләр дә бар. Спикер әйтүенчә, әлеге чара вакытында кавышучы гаиләләр саны 50 пардан артып киткән.

Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot